2019 елның 20 августында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий рәислегендә Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү оешмаларын яңа 2019-2020 уку елына әзерләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында округ киңәшмәсе узды.
Бөтендөнья роботлар олимпиадасында (WRO) Россия җыелма командасы составы билгеләнгән. Командалар 2019 елның 12-19 августында Иннополиста узган робототехника буенча федераль укыту-тренировка җыеннары нәтиҗәләре буенча сайлап алынды.
Республикада 112 балалар бакчасы һәм 38 мәктәп капиталь ремонтлана.
Казанда эшче һөнәрләр чемпионаты 69 илдән меңләгән катнашучыны җыячак.
19-20 август көннәрендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучыларының сайлау хокукы һәм сайлау хокукы нигезләре буенча I республика олимпиадасын үткәрде.
Дәреслекләрнең федераль исемлеге агымдагы елда һәм 2020 елда да актуаль булачак, дип белдерде Россия Мәгариф министрлыгының Гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Антон Четвертков.
20 августта VI Бөтенроссия ата-аналар җыелышы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры О.Ю. Васильевага сораулар җыю тәмамланды. Министрлыкның рәсми сайты һәм социаль челтәрләр аша 1500 дән артык сорау керде.
Мәктәп лагеренең веб-эшләнмәләр буенча икенче сменасы Татарстанның Саба районында старт алды. Digital SuperHero проекты кысаларында укытуның яңа этабында алты мәктәптән 26 укучы катнашачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачу һәм 45 нче дөнья чемпионының флагын күтәрү тантанасында катнашты.
23-24 августта WorldSkills Kazan 2019 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты мәйданчыгында үз илләрендә һөнәри белем һәм кадрлар әзерләү үсеше өчен җаваплы министрларның WorldSkills тарихында икенче саммиты узачак.