ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яшь геологларның VI Республика ачык кыр олимпиадасы 18-24 июньдә Әлмәт районының «Солнечный» балаларны сәламәтләндерү лагере базасында узды. Яшь геологлар олимпиадасын оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты катнашында.

Татарстан Республикасында өстәмә белем бирү программалары буенча белем алучы балалар санын арттыру буенча бурычларны гамәлгә ашыру кысаларында өстәмә белем бирү берләшмәләрендә укырга теләүче ата-аналар һәм аларның балалары өчен Татарстан Республикасы Балаларга өстәмә белем бирү навигаторы  булдырылды, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: http://navigator.rcvrrt.ru.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең секция утырышы берьюлы берничә мәйданчыкта узды.

Татарстанда балалар бакчаларын төзекләндерү эшләренең иң кызган чагы. Ремонт вакытында балаларны башка бакчаларга бүләләр.

Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру системасы – Татарстан Республикасының гына түгел, Россия Федерациясенең дә социаль сәясәтенең әһәмиятле юнәлеше.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан РХБЗ №1 нормативында 1 урынны (противогаз кию) һәм Н-ОП - 13,14 нормативында 2 призлы урынны ( Калашников автоматын сүтү һәм җыю) алды.

24 июньнән 30 июньгә кадәр Арча районында татар теле буенча “Без - Тукай оныклары " дип аталган төбәкара чатыр лагере уздырыла.

26 июньдә Казанда укыту оешмалары җитәкчеләре өчен "Милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында һөнәри стандартларны гамәлгә кертү. Күчү алгоритмы.  Үтәмәгән өчен санкцияләр” дигән темага “Лидер” аудит һәм хезмәтне саклау үзәге вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә уза. Чара Казанның мәгариф хезмәткәрләре йортында узачак.

 

«Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолет заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан милли тикшеренү техник университетының «Вертолет төзелеше» база кафедрасы студентларының «Авиатөзелеш» юнәлеше буенча чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Үз дипломнарын унбер бакалавр һәм өч магистр тәкъдим итте.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

25 июньдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Мәгарифнең төрле дәрәҗәләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерүгә һәм профориентацияләүгә гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү ресурсларын интеграцияләү" темасына республика август киңәшмәсе узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International