ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Сәләтле укучылар өчен X "Киләчәк галимнәре" конкурсына эшләр кабул итү башланды. "Югары сыйныф укучылары арасында фәнни проект эшчәнлеге буенча иң зур интеллектуаль ярыш" - чараны оештыручылар әнә шулай тәкъдим итә.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты һәм “Зирәкләр күнекмәләре" II Илкүләм чемпионаты ачылу тантанасында катнашты. Тантаналы чара "Татнефть Арена” боз сараенда уза.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов һәм ведомство белгечләре имтиханнарның төп чоры башланыр алдыннан чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның ата-аналарының 2019 елда БДИ һәм ДЙА-9 үткәрү һәм йомгаклау аттестациясен үстерү перспективалары турындагы сорауларына җавап бирделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International халыкара оешмасы җитәкчелеге һәм Samsung Electronics компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

30нчы апрельдә мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «IT-чемпион» конкурсының икенче этабы төгәлләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23нче майда Казанда узачак.

26нчы июньдә Казанда соңгы кыңгырау уңаеннан шәһәр бәйрәме урынына зур чыгарылыш кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан башкаласында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов хәбәр итте.

Россия Мәгариф министрлыгы  олимпиада һәм башка интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлегенә, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәләтлелекне, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табу, иҗат, физкультура-спорт эшчәнлегенә кызыксынуны үстерүгә, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар  исемлегенә кертү буенча тәкъдимнәр җыю башлануы турында хәбәр итә.

Россия командасына кандидатларның укыту-тренировка җыеннары Мәскәү физика институтында узды. Аларда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Казан, Чиләбе, Рыбинск, Калининград, Всеволожск, Липецк, Саранск шәһәрләреннән 9 – 11нче сыйныфларның 20 укучысы катнашты.

Россия Хөкүмәте югары уку йортларында бюджет урыннарына максатчан җыю үткәрелә торган белгечлекләр исемлеген киңәйтте. "Бу бик мөһим юнәлеш, бигрәк тә дефицит белгечлекләренә килгәндә", - дип ассызыклады Премьер-министр Дмитрий Медведев дүшәмбе көнне үз урынбасарлары белән киңәшмәдә.

ТР Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары 2019 елда балалары БДИ тапшырган ата-аналар өчен белешмәлекләр әзерләделәр. Әлеге җаваплы чорга әзерләнүдә туклану да, көн режимы да, психологик әзерлек тә мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International