Сәләтле укучылар өчен X "Киләчәк галимнәре" конкурсына эшләр кабул итү башланды. "Югары сыйныф укучылары арасында фәнни проект эшчәнлеге буенча иң зур интеллектуаль ярыш" - чараны оештыручылар әнә шулай тәкъдим итә.
Конкурс NAUKA 0+ IX Бөтенроссия фән фестивале кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Ломоносов исемендәге МДУ, Россия Фәннәр академиясе һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә узачак.