30нчы апрельдә мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «IT-чемпион» конкурсының икенче этабы төгәлләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23нче майда Казанда узачак.
Ике этапның гомуми зачетында бөтен республикадан 120 меңнән артык конкурсант катнашты. Балалар ата-аналарны һәм башка өлкән туганнарын ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы хезмәтләрне дөрес һәм тиз итеп алырга өйрәттеләр, ә аннары алар башкарган һәр транзакция өчен баллар эшләделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бер балага баллар җыярга ярдәм итүче өлкән кешеләр саны чикләнмәгән иде - укучының җиңүгә мөмкинлекләре җәлеп ителгән өлкәннәр белән артты.
Конкурсның икенче этабында иң күп 11 мең балл җыйган укучы Кайбыч районыннан. Аның артыннан Теләче һәм Саба районы (11 544 һәм 9 333 балл) егетләре бара.