Казан лицее укучысы Илдар Гайнуллин информатика буенча Халыкара олимпиадага Россия җыелма командасы составына керде

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Информатика буенча XXXI Халыкара олимпиадада Россия данын яклаячак җыелма команда составы билгеләнде:

- Казан (Идел буе) федераль университетының  Н.И. Лобачевский исемендәге лицееннан Илдар Гайнуллин;

- Санкт-Петербург шәһәренең 239 нчы номерлы Президент физика-математика лицееннан Александр Морозов;

- Мәскәү шәһәренең  М. В. Ломоносов исемендәге МДУның А.Н.Колмогоров исемендәге  интернат-мәктәптән Владимир Романов;

• Мәскәү шәһәренең «интеллектуаль» мәктәбеннән Егор Лифарь.

Россия командасына кандидатларның укыту-тренировка җыеннары Мәскәү физика институтында узды. Аларда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Казан, Чиләбе, Рыбинск, Калининград, Всеволожск, Липецк, Саранск шәһәрләреннән 9 – 11нче сыйныфларның 20 укучысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International