Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов һәм ведомство белгечләре имтиханнарның төп чоры башланыр алдыннан чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның ата-аналарының 2019 елда БДИ һәм ДЙА-9 үткәрү һәм йомгаклау аттестациясен үстерү перспективалары турындагы сорауларына җавап бирделәр.
Очрашуны ачып, Сергей Кравцов, 2019 елгы БДИның төп чорында катнашу өчен 750 меңгә якын кеше теркәлгән, шуларның 662 меңе - агымдагы елгы чыгарылыш сыйныф укучылары булуын хәбәр итте. БДИның төп чоры вакытында 5 713 имтихан үткәрү пункты (ИҮП), 51 меңгә якын аудитория җәлеп ителәчәк. Барлык ИҮНнда аудиторияләрдә, 8 төбәктә, быел беренче тапкыр, имтихан материалларын интернет аша тапшыру технологиясе кулланылачак.