8 апрельда Казанда информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Олимпиаданы ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
8 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә "Золотая рыбка" 34нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны чит телләргә өйрәтү буенча база мәйданнары эшчәнлеге кысаларында семинар-практикум узды.
Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) төбәк чемпионаты мәйданчыгында булды. Аны Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре озата йөрде.
8 апрельдә Казанда "Пирамида" концерт комплексында Татарстан Республикасы көллият һәм техникумнары студентлары арасында үткәрелә торган "Без бәхетле буын" фестивале гала-концерты уза.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында видеоконференция рәвешендә үткәрелгән республикакүләм киңәшмәдә Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы, мәгариф учреждениеләре, ресурс үзәкләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары кебек объектларда капиталь төзекләндерү эшләре барышына бәйле вазгыять каралды.
9 апрельдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионаты тәмамлана.
Киләсе елдан, татарстанлыларны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү программасы кысаларында, татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен дә педагогик кадрлар әзерләү күздә тотыла.
Бүген, 11 апрельдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабының ачылу тантанасы уза. "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Бөтенроссия олимпиадасы Казанда 11-17 апрельдә узачак.
12 апрель көнне Татарстанның барлык мәгариф учреждениеләрендә “Юрий Гагарин белән 108 минут!” акциясе уздырыла.
Бүген, 8 апрельдә Казанда информатика фәне буенча укучыларның XXVIII Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Олимпиадада Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән 250 ләп укучы – бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре катнаша. Татарстан Республикасы данын олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Әлмәттән 16 укучы яклый.