ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Рособрнадзор "Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында" Федераль закон нигезендә "Якутия гуманитар институт" коммерцияле булмаган автоном оешмасының белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия гамәлен туктатты.

Дөньяда куркыту-янаулар саны арту ата-аналарга балаларны яклауның нәтиҗәле ысулларын эзләргә мәҗбүр итә.


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2025 ел мәгариф системасында балалар ялы елы дип игълан ителде һәм илнең барлык төбәкләреннән дә мәктәпләр тематик чаралар уздыруга кушылдылар.

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда республиканың урман хуҗалыгы белән бәйле юнәлешләр буенча укучылар, студентлар айлык өстәмә түләүләр алачак.


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең яңа корпусында булды.

Балигъ булмаганнарны социаль-педагогик реабилитацияләү максатларында һәм “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында” 1999 елның 24 июнендәге 120-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 16 гыйнварда Н.А. Галләмов исемендәге махсус гомуми белем бирү мәктәбе базасында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль комиссияләр вәкилләре, прокуратура һәм судлар катнашында, җәмәгатьчелектә куркыныч эш кылган балигъ булмаганнарны ябык типтагы махсуслаштырылган мәктәпләргә җибәрү турында үтенечнамә белән судка мөрәҗәгать итү өчен материаллар әзерләү буенча актуаль проблемалар темасына Республика түгәрәк өстәле оештырылды.

Россия Геройлары портретлары, аларның батырлык тарихы һәм республика сугышчыларына ярдәм итү турындагы хикәяләр язылган стендлар Иннополис лицее стеналарында урган алды.

Казанда муниципаль мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен вакантлы вазыйфаларга билгеләү өчен идарәче кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан иттеләр.

Чаллы дәүләт педагогика университетының Добро.үзәге окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар сериясен ача.

Югары уку йортларына 2024 елгы кабул итү кампаниясендә педагогик юнәлешләр иң популярлар рәтенә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International