Рөстәм Миңнеханов 2 нче татар гимназиясенең һәм 2 нче лицей-интернатның яңа корпусында булды

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең яңа корпусында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов озата йөрде.

Яңа корпусны карау барышында гимназия директоры Рамил Гайнуллин аңлатмалар бирде. Рөстәм Миңнеханов күп функцияле спорт залын, интерактив такталар һәм цифрлы белем бирү ресурслары белән җиһазланган заманча уку кабинетларын карады, мобиль кабинетларда һәм лабораторияләрдә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты.

Аннары Рәис Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булды. Музей экспозициясе алты тематик зонага бүленгән һәм ул танылган татар мәгърифәтчесенең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International