Мәктәпләр Балалар ялы елы чараларына кушыла

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2025 ел мәгариф системасында балалар ялы елы дип игълан ителде һәм илнең барлык төбәкләреннән дә мәктәпләр тематик чаралар уздыруга кушылдылар. Шундый проектларның берсе - «Мелодии вместо звонков» акциясе.

2025 елның гыйнварында уку йортларында мәктәпләрдә кыңгырау чыңы урынына "Артек" Халыкара балалар үзәге җырларыннан фрагментлар яңгырый башлады. Аларны сайлау символик, чөнки 2025 елда "Артек" оешуның йөз еллыгы билгеләп үтелә.

Моннан тыш, мәгариф оешмаларында укучылар һәм укытучылар Балалар ялы елына багышланган мәгълүмати стендлар ясыйлар. Моның өчен алар Россия Мәгариф министрлыгы әзерләгән плакатлар һәм өстәмә материаллар белән QR-кодлар кулланалар.

«Мелодии вместо звонков» проекты Россия мәктәпләрендә 2024 елның ноябрендә эшли башлады. Проектны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге белән берлектә гамәлгә ашыра.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International