Татарстанда урманчы булырга укучылар, студентлар 2 мең сум стипендия алачак

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда республиканың урман хуҗалыгы белән бәйле юнәлешләр буенча укучылар, студентлар айлык өстәмә түләүләр алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Документтан аңлашылганча, укучылар өчен өстәмә стипендия күләме 2056,7 сум тәшкил итәчәк. Моның өчен студентка Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән максатчан уку турында шартнамә төзергә кирәк. Уку тәмамланганнан соң ул өч ел буе ведомство карамагындагы учреждениеләрдә килешүдә күрсәтелгән белгечлек буенча эшләргә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International