«Белем» җәмгыяте лекторы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Укучыларга тәрбия, өстәмә белем бирү һәм психологик озатып бару идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова Татарстанда һәм республикадан читтә тәрбия өлкәсе белгечләре тарафыннан белем алучыларга ярдәм алгоритмнарын булдыру һәм ата-аналар бергәлегенә ярдәм итү мәсьәләләре буенча лекцияләр циклы уздырды.
Казан милли тикшеренү технология университетында 29 октябрьдә «Химия. Укытучы. Киләчәк" республика конкурсына йомгак ясадылар, ул "Химия тармагы лидерлары: мәктәптән хыял карьерасына кадәр юл" төбәк проекты кысаларында узды.
Каникул вакытында да Мамадыш районының Тәкәнеш мәктәбе яшь волонтерлары игелекле эшләр белән шөгыльләнүдән туктамыйлар.
27 һәм 28 октябрьдә “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсын оештыру һәм уздыру буенча эксперт комиссиясенең финал утырышлары узды.
РФ хөкүмәте илнең фәнни-технологик үсешенең стратегик бурычларына туры килә торган 300 дән артык өстенлекле белгечлек һәм юнәлешнең исемлеген раслады.
Киләчәктә эшкуарлык буенча практик турларда "Мәктәп бизнес-старты" масштаблы проектының "Эшлекле уеннар"- беренче этабын уңышлы тәмамлаган 600 укучы катнашачак.
Казан (Идел буе) федераль университеты гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары өчен Төбәкара фән олимпиадаларына теркәлүне ачты.
Яр Чаллыда мәгариф системасын үстерүгә 2026-2028 елларда якынча 48,8 млрд сум юнәлдереләчәк.
Лаеш балалар йорты оешуга 105 ел булган. Коллективны һәм тәрбияләнүчеләрне юбилее белән котларга дип Лаеш районы башлыгы, учреждениенең попечительләр советы рәисе Илдус Зарипов килде.
Россия Федерациясенең урта, урта һөнәри һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларыннан «Самая Огромная Страна II Бөтенроссия видеоконтентына гаризалар кабул итү дәвам итә.