Яңа уку елына кадәр ике атнадан аз гына артык вакыт калды. Быел мәктәп парталары артына 148 мең 527 Казан баласы утырачак, шуларның 20,5 меңе – беренче сыйныф укучылары. Уку процессы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан билгеләнгән барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, традицион режимда узачак.
Яр Чаллыда яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларның өчтән ике өлеше диярлек балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.
РФ Мәгариф министрлыгы Covid-19 пандемиясе нәтиҗәсендә зыян күргән россиялеләр өчен һөнәри укыту һәм яңадан укыту программасын эшләтеп җибәрәчәк. Проектта илнең 85 төбәге катнашырга планлаштыра.
Россиянең барлык мәктәпләрендә җәйге каникуллардан соң укучыларның белемнәре тикшереләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
«Студентлар лидеры-2020» бөтенроссия конкурсының Идел буе округы этабы нәтиҗәләре игълан ителде. Анда Идел буе федераль округының 10 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Җиңүче - Казан федераль университеты бакалавриатын тәмамлаган, “Татарстан Республикасы студентлар лидеры-2019” конкурсы лауреаты, КФУ студентлары профсоюз оешмасының “PROFкарта” дисконт программасы җитәкчесе Илнур Хаҗипов.
Казанлылар күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренең сыйфатын бәяли ала. Мәктәпкәчә, гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен бәяләп булачак.
Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар һәм укучыларның сорауларын кабул итә, аларга ведомство башлыгы Сергей Кравцов Гомумроссия ата-аналар җыелышы вакытында җавап бирәчәк.
"Без бергә" гомумроссия акциясе өчен "Зур тәнәфес" волонтерлык проектлары өстендә эшләүдә 3 меңнән артык укучы катнашты, дип хәбәр итә "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы матбугат хезмәте. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.
Казанда “Сириус” мәгариф үзәге һәм Татарстан Республикасының сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәге вәкилләре катнашында тәҗрибә уртаклашу буенча семинар узды. Чарада республика педагоглары һәм методистлары гына түгел, ә күрше төбәк белгечләре дә катнашты.