Яр Чаллыда яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балаларның өчтән ике өлеше диярлек балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.
«Ясле яшендәге баларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин итү проценты бүгенге көнгә 65% тәшкил итә - бу шактый югары күрсәткеч», - диде Р.Хәлимов.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, августта Мәләкәс аръягы бистәсенең 22 нче һәм 25 нче микрорайоннарында, шулай ук ЗЯБ бистәсенең 19 нчы комплексында төзелгән өч яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.