Мәгариф министрлыгы пандемиядән зыян күрүче россиялеләр өчен яңадан укыту проектын эшләтеп җибәрәчәк

2020 елның 18 августы, сишәмбе

РФ Мәгариф министрлыгы Covid-19 пандемиясе нәтиҗәсендә зыян күргән россиялеләр өчен һөнәри укыту һәм яңадан укыту программасын эшләтеп җибәрәчәк. Проектта илнең 85 төбәге катнашырга планлаштыра.

Программаның максаты - мәшгульлек өлкәсендә ярдәм күрсәтү, россиялеләргә хезмәт базарында конкуренциягә сәләтлелекне күтәрү өчен өстәмә һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеге бирү. Укыту иң кирәкле һөнәрләр буенча алып барылачак. Программада эштән азат ителү куркынычы булган хезмәткәрләр, шулай ук мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар һәм эшсезләр катнаша ала. Программаны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 2,9 млрд сумнан артык акча бүленәчәк. Агымдагы ел ахырына кадәр укуларда 110 меңнән артык кеше катнаша алачак. Дәресләр көллиятләр базасында, шулай ук дистанцион технологияләр кулланып узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International