Россия мәктәпләре 1 сентябрьдән гадәти режимда ачылачак

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Россиянең барлык мәктәпләрендә җәйге каникуллардан соң укучыларның белемнәре тикшереләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.  «Киләсе уку елы башында укучыларның белем дефицитын ачыклау һәм тиешле методик ярдәм күрсәтү өчен белемнәренә диагностика ясалачак. Бу эшкә билге куелмаячак. Без балаларның белем дәрәҗәсенең чын картинасын аңларга тиеш, аларның белемнәрендәге җитешсезлекләрне бетерү буенча барлык чараларны да күрергә кирәк», — диде Кравцов.

Министр сүзләренчә, 1 сентябрьдән Россиядә барлык мәктәпләр эшен гадәти режимда башлаячак. «Без барлык мәктәпләрнең дә ачылуына әзерләнәбез.  Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакытында тупланган тәҗрибә мәктәпләрдә укуларны оештырганда да кулланылачак. Роспотребнадзорның барлык таләпләре дә исәпкә алыначак», - дип аңлатты Кравцов.

Министр яңа уку елында мәктәп укучыларын укыту традицион, классик көндезге формада узачак, диде.

Министр шулай ук 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләре 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр алачак, дип искәртте. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International