ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

«Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгендә бирегә физик культура һәм спорт буенча вожатыйлар һәм инструкторлар булып эшләү өчен килүче студентлар өчен квалификация күтәрү буенча традицион кыска сроклы курслар старт алды. Быел укыту дистанцион режимда уза.


16
май, 2020 ел
шимбә

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Әлфия Мирхәйдәрованы Халыкара гаилә көне белән котлады. Бу династиянең гомуми педагогик стажы 220 ел тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына унберенче сыйныф укучыларыннан һәм аларның ата-аналарыннан сораулар килә. Алар Татарстан  Белем бирү сыйфатын күзәтү буенча республика үзәгенә БДИны биреп карау өчен акча түләгән.

Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейның 7 нче сыйныфында укучы Никита Быльнов робототехника буенча  мәктәп укучыларының Мәскәү олимпиадасында икенче дәрәҗә призер булды.

«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этапларын үткәрү вакыты 20 сентябрьгә кадәр озайтылды. Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк шул турыда әйтте. 


15
май, 2020 ел
җомга

Бердәм дәүләт имтиханын 19 июньнән соң яисә аннан соңрак вакытта үткәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Рособрнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 майда Казан мәктәпләрендә укучыларның ташламалы категориясе өчен азык-төлек җыелмасының өченче партиясе бирелә башлады. Җыелмалар 24 мең 481 балага әзерләнде, дип хәбәр итте бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору штабында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. Штабны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.

6-11 сыйныф укучылары өчен "Киләчәккә билет" башлангыч һөнәри ориентация проектын тормышка ашыруның үзенчәлекләренә багышланган төбәк вәкилләре өчен вебинарлар сериясе ачылды, аны бу елның июнь аена эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Россия мәктәпләрендә, Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сакланганлыктан, гомуми тәнәфесләр үткәрелмәячәк. Роспотребнадзор шундый тәкъдимнәр әзерләгән.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан соң автомәктәпләрнең эш тәртибен аңлатты. Ведомство, аерым алганда, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, теоретик дәресләр үткәрергә тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International