2020 елның 12 мартында Йошкар-Ола шәһәрендә мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының V Интеллектуаль олимпиадасы финалы узачак.
Марий Эл башкаласына Идел буе төбәкләреннән 8-11 нче сыйныф укучылары җыелачак. Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр керә.
Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) университет базасында һәм төбәк мәйданчыкларында үткәрелә торган мәктәп олимпиадалары финалларын күчерү карарын кабул итте.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 1949 бала туган телдән имтихан тапшырырга тели, аларның күпчелеге татар телен сайлаган. Татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар Россия буенча ерак араларга йөрүче поездларда билетка 50 процентлы ташлама белән йөри алачак.
Бердәм дәүләт имтиханнарына үткәрү өчен йомгаклау иншаларын яза алмаган укучылар өчен соңгы сынау көне 6 майга билгеләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.
Автоматика һәм электрон приборлар төзү өлкәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен инде традицион булган фәнни-инновацион проектлар конкурсына йомгак ясалды.
Конкурска энергетика, экология, авиация, физика өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде.
2020 елның 10 мартында Казан федераль университетының тел белгечлеге белән бәйле булмаган юнәлешләр буенча белем алучы студентлар арасында чит телләрне белүгә “Полиглот” конкурсын үткәрә.
Казанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары билгеле. Аларны Ратушада «Казан шәһәрендә ел укытучысы» бәйгесенә йомгак ясау тантанасында игълан иттеләр.
11-12 апрельдә Казанда «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» хакатоны узачак. Анда катнашу өчен аналитиклар, дата-сайентистлар, Python эшләүчеләре, программистлар чакырыла.
Мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм үзара хезмәттәшлек кысаларында Азнакайга Франциянең Шомон һәм Труа шәһәрләреннән Югары әзерлек мәктәбе студентлары килде.