ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар тарихтан имтихан биремнәрендә тарихи карта белән яңа биремнәр үтәячәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.

Татарстан Мәгариф һәм министрлыгы ОРВИның киң таралуы сәбәпле мәктәп, көллият һәм техникумнарда кисәтү чараларын көчәйтергә чакырды.

2020 елның 5 мартында Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Полилингваль һәм полимәдәни белем: практика һәм перспективалар» темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Унберенче сыйныф укучылары өчен тарих һәм химия буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт Covid-19 коронавирусы аркасында Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын үткәрү вакытын күчермәячәк. 

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы 27-30 майда «Киләчәк фәне - яшьләр фәне» V Бөтенроссия форумы үткәрә.

Мәскәү физика-техник институты техник белгечлекләр буенча укучы кече курс студентлары өчен "Спортлы программалаштыруга тиз старт" дип аталган бушлай онлайн-курс уздыра.  

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 47 ел тулды, хәзерге вакытта аларның сафларында илнең барлык төбәкләреннән 450 мең укучы исәпләнә.


7
март, 2020 ел
шимбә

Казанда 30 март -1 апрель көннәрендә 27нче татар гимназиясе базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классының йомгаклау этабы үткәрелә. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 1 апрельдә 9.00 сәгатьтә гимназиядә узачак. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мамадыш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов иҗатына багышланган төбәкара конкурс үткәрә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International