10 февральдә шагыйрь, тәрҗемәче, язучы Борис Леонидович Пастернакның (1890 - 1960) тууына 130 ел тулуы билгеләп үтелә.
8-нче февральдә КФУда дөньяда иң масштаблы «Ачык лаборатория» акциясе узды. Акция 30 минутлык тест форматында үтте.
Татарстанның иң эре һәм икътисадый әһәмиятле проектларының берсен гамәлгә ашыру барышында (ПС 220 кВ «Зеленодольск» җиһазларын алыштырып масштаблы реконструкцияләү) ААҖ «Челтәр компаниясе» Казан энергетика көллиятенә РЗАның 16 панелен тапшырды.
Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында «Компьютер уеннарын һәм мультимедиа кушымталарын эшләү» компетенциясе буенча WorldSkills төбәк чемпионаты узды.
Татарстанда гарәп графикасында язылган татар текстларын кириллицага күчерү программасы әзерләнде. Берничә айдан аны киң җәмәгатьчелек куллана ала башлаячак.
Иннополис университеты мәйданчыгында 21 яшькә кадәрге Казан, Иннополис, Нурлат һәм Чистайдан 10 команда арасында «Киберкуркынычсызлык» һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенцияләре буенча ярышлар тәмамланды. Җиңүчеләр үз компетенцияләре буенча Россия чемпионатына юл тотачак.
Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Мәгариф системасын үстерү һәм мониторинглау өлкәсендә инновацияләргә ярдәм итү» ведомство максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан грант бирү өчен конкурста катнашты һәм җиңүче булды. Бу җиңү нәтиҗәсендә техникумда 5 яңа остаханә эшли башлады.
Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән тәбрик итәм!
"Фән" милли проекты кысаларында РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү процедурасы тәмамланды.
2020 елның 8 февралендә Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә грипп һәм ОРВИны профилактикалау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча Сәламәтлек көне узачак.