ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага нәтиҗә ясалды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар олимпиаданың соңгы сынуларын Татарстан башкаласында уздылар. Йомгаклау этабы кичә тәмамланды. 

6 февральдә Казанда башлангыч сыйныф укытучыларын дислексияне һәм дислекграфияне җиңүнең психологик-педагогик технологияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән “Дислексия һәм дисграфия: сәбәп, форма, күренешләр һәм коррекция методлары” дип аталган беренче фәнни-методик семинар узды.

7-8 февральдә Түбән Камада 27 нче мәктәп базасында “Ел укытучысы-2020” Бөтенроссия конкурсы төбәк этабының зона туры узды.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Дәреслекләр федераль исемлеген төзүнең яңа тәртибе расланды һәм басылып чыкты. Аларга экспертиза уздыру хәзер рәсми рәвештә дәүләт тарафыннан эшләнә.

Республика муниципаль районнары мәгариф идарәләре мәгълүматларына караганда, 2020 елның 31 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр Татарстанда өч муниципаль районда 4 гомуми белем бирү мәктәбе, 11 муниципаль берәмлектә 11 мәктәптә 218 сыйныф, 3 балалар бакчасы тулысынча ябылган.

2020 елның 13 февралендә Минзәлә педагогия көллияте базасында Муса Җәлил исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

7 февральдә «Тере классика» проекты сайтында илнең әйдәп баручы театраль  югары уку йортларының берсе - Б. Щукин исемендәге театр институтына укырга керергә тыңлаулар узачак 30 регионны сайлау өчен онлайн-тавыш бирү башланды.  Тыңлаулар 2020 елның март яки апрелендә яшь укучылар конкурсының төбәк финалы вакытында узачак.

Зеленодольск районының 13 нче балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2020» мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары конкурсының зона этабы узды.

Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге Союз дәүләте укучыларының Туристлык слётында катнашу өчен Россия Федерациясе делегациясе составын формалаштыру турында игълан итә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен Россия Конституциясенә төзәтмәләр кетү тәкъдименә кагылышлы фикер алышуларда катнашырга чакырды. Бу хакта парламент башлыгы бүген ТР Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International