Дәреслекләр федераль исемлеген төзүнең яңа тәртибе расланды һәм басылып чыкты. Аларга экспертиза уздыру хәзер рәсми рәвештә дәүләт тарафыннан эшләнә. Бу атнадан башлап басманы тикшергән экспертлар рөхсәт иткән һәрбер дәреслек өчен үзләре шәхси җаваплылык тотачак. Аларның исем-фамилияләре титул кәгазе әйләнешендә бастырылачак.