ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Казанның Яңа Савин районындагы 177-нче номерлы лицейның ике тугызынчы сыйныф укучысы Леонид Калентьев һәм Наил Миннемуллин Дмитрий Менделеев исемендәге Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында икенче урынны яуладылар. 

Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. Хезмәт хакына 5 мең сум күләмендәге өстәмә акчаны 1 сентябрьдән Татарстанда 22,4 мең сыйныф җитәкчесе алачак.

8-10 февральдә  “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус телле татар мәктәпләре укучылары өчен туган (татар) теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

13 февральдә 13 сәгатьтә Мәгариф министрлыгы ярдәмендә кинематография өлкәсендәге һөнәрләр  турында Бөтенроссия ачык дәресе узачак.

11 февральдә Тәтеш районының “Әкият” балалар бакчасында  “Ел тәрбиячесе-2020” мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары бәйгесенең зона этабы узды. Биредә Тәтеш, Чүпрәле, Буа, Апас муниципаль районнарыннан 10 конкурсант катнашты.

10 февральдә Буа шәһәрендә 2019-2020 нче уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Зона этабында Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч һәм Апас районнарының муниципаль турларында җиңүчеләр - 6 конкурсант катнашты.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү тәртибе янәдән үзгәрәчәк.  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган документта күрсәтелгәнчә, дәреслекләргә экспертиза ясау хәзер дәүләт процедурасы булачак. 

Халыкара туган тел көне уңаеннан РФ Мәгариф министрлыгы «Россиянең туган телләре» дигән акция башлый.

3 февральдән 8 февральгә кадәр Татарстанда «Шәхси-үсеш белем бирү мохитен булдыру идарәсе» квалификациясен күтәрү программасы буенча укулар узды. Әлеге чара  «Киләчәккә өлеш» хәйрия фонды һәм Мәскәү шәһәр педагогия университеты (МГПУ) командасы ярдәме белән үткәрелде.

Мәгариф министрлыгының Россиядә уллыкка алу буенча мәгълүматлар тупланган бөтенроссия мәгълүмат порталы эшли башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International