Космонавтика алдында казанышлары өчен Казан федераль университеты Физика институтының исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы аспиранты, КФУның «Космик навигация һәм планета тикшеренүләре» фәнни-тикшеренү институтының кече фәнни хезмәткәре Алексей Андреев С.П.Королев исемендәге медаль белән бүләкләнде.
Мәгариф министрлыгы укучыларны кайнар ризык белән ашатуга субсидияләр түләү турындагы хөкүмәт карары проектын бастырды.
Алабугада Россия фәне көнендә 300дән артык кеше кунакта булды. КФУның Алабуга институты ачык лекцияләр, мастер-класслар, институт укытучыларыннан гамәли һәм лаборатория эшләре белән таныштырды. Чаралар югары уку йортының 20дән артык фәнни мәйданчыгында узды.
Биләр мәктәбендә «Халыклар дуслыгында - Россия бердәмлеге!» девизы астында милли мәдәният кичәсе узды. Әлеге чара ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.
8 нче февраль - Россия фәне көне. Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 85 еллык юбилеен нәкъ менә шушы көнне бәйрәм итүе дә үзенә бер төрле мәгънәгә ия.
Алабуга шәһәрендә Татарстанда полилингваль комплекс төзү программасы буенча 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше дәвам итә.
Россия дәүләт университетының Казан филиалы булачак абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен Ачык ишекләр көне уздыра.
13 февральдә Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында психологлар өчен семинар узачак.
12 - 13 февральдә Мәскәүдә Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты базасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын үстерү буенча семинар узды.
«Демография» милли проекты кысаларында республика күләмендә проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Шуларның берсе – «Хатын-кыз мәшгульлегенә теләктәшлек – өч яшькә кадәр балаларга мәктәпкәчә белем алу өчен шартлар тудыру». Әлеге проект кысаларында Татарстанда 6130 урынга исәпләнгән 30 өр-яңа балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган инде.