ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Төп дәүләт имтиханы-2020дә катнашу өчен гаризалар тапшыру вакытын озынайтты. Элек тугызынчы сыйныф укучылары 1 мартка кадәр гариза бирә ала иде. Хәзер әлеге вакытны тагын бер көнгә - 2 мартка кадәр озынайттылар.

2020 елның 28 февралендә 2019 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гәммәви формалаштыру проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясау  буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.

19 февральдә Лаеш район мәдәният йортында «Искиткеч вожатый - 2020» отряд вожатыйлары конкурсының финалы узачак.

6-9 февральдә Татарстанда югары сыйныф укучылары арасында физик культура буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.

17-нче февральдә Казанда Татарстанның атказанган табибы Давыд Менделевич исемендәге стипендия тапшырачаклар. Әлеге стипендиягә танылган психиатр эшләгән Казан дәүләт медицина университеты (КДМУ) аспирантлары һәм ординаторлары номинацияләнгән.

Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 186-нчы номерлы «Перспектива» лицеенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Очрашуны Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үткәрде.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Анзор Музаев билгеләнде.

14-нче февральдә Казанның Яңа Савин районының 146-нчы лицеенда «Ел укытучысы – 2020» бөтенроссия конкурсының зона этабы узачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча финалистлар сайлап алыначак, алар 15-20 мартта узачак конкурсның төбәк этабында катнашачак.

10-12 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында укучыларның туган (татар) әдәбияты буенча олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Физика һәм математика белән кызыксынучы өлкән сыйныф укучыларының КНИТУ-КАИ базасында үз белемнәрен тикшерү генә түгел, бирегә укырга кергәндә өстәмә баллар эшләү мөмкинлеге дә  барлыкка килде. Мәсәлән, 2020 елның 9 февралендә В.А. Окулов исемендәге олимпиада узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International