Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Россия фәне көне уңаеннан котлавы

2020 елның 8 феврале, шимбә

Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән тәбрик итәм!

Фән - һәр чорда да икътисадый үзгәртеп коруларның көчле ресурсы һәм  милли байлыкның мөһим өлеше, техник прогресс көче, ә галимнәр – җәмгыятьнең иң кыйммәтле хәзинәсе.

Тарихи яктан караганда Татарстан - илебезнең фәнни һәм мәгариф картасында перспективалы үсеш алган субъектларының берсе. Ә Казан федераль университеты һәм безнең башкалабыз үзләренең нигез салучылары һәм тәрбияләнүчеләре белән дөньяга киң танылган фәнни мәктәпләрнең башлангычы булып тора.

Бүгенге көндә кешелек дөньясы үсешендә фәннең роле аеруча зур. Кешеләрнең яхшы сыйфатлы тормыш, дөнья турындагы  өметләре дә аның белән бәйле. Илебез галимнәре бу мөһим бурычларны хәл итү өстендә актив эшлиләр, танып белүнең иң перспективалы юнәлешләрен үстерәләр, яңа технологияләр булдыралар, укучыларын әзерлиләр.

Фән көне - эшчәнлеге рухи азатлык һәм шәхес үсеше символы булган интеллектуаль хезмәт кешеләре бәйрәме ул. Без галимнәребез белән горурланабыз, вакыт, буыннар һәм традицияләр бәйләнеше алга таба да дәвам итсен өчен барысын да эшлибез. Чын күңелемнән фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче һәркемгә яңа ачышлар, иҗади уңышлар һәм танылу телим!

Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек юлдаш булсын!

 

Татарстан Республикасы                                                                                           Р.Борһанов

Премьер-министры урынбасары –

мәгариф һәм фән министры  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International