12-нче февральдә 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора.
Бүген Казан федераль университетының Император залында 2018- 2019 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә лаек булган 90 студент бүләкләнде. Алар арасында 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары уку йорты студенты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәрби училищелары һәм мәгариф оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студентлары бар.
“Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Владимир Путинның “Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе булган “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының 1200 ярымфиналчысы билгеле булды.
Татарстан галимнәре хәзерге Россия фәнен үстерүгә зур өлеш кертәләр. Республиканың фәнни мәктәпләре бөтен дөньяга билгеле һәм абруйлы.
Алабугага эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова килде. Ул полилингваль мәктәп төзелеше барышы белән танышты, шулай ук эшлекле киңәшмәдә катнашты.
5 февральдә Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе Наро-Фоминскига кадәр өч атналык марш-броскта катнашучыларны каршы алды.
5 февральдә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы тәмамланды.
4 февральдән 6 февральгә кадәр туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
6 февральдә Казанда Сбербанкның "Мәктәп 21" мәгариф проекты тантаналы рәвештә ачылды. Проект берничә елдан республика һәм бөтен ил өчен югары квалификацияле программистларны чыгарачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф катнаштылар.
12-нче февральдә Казанның барлык мәктәпләрендә 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узачак. Узган елдан әлеге сынауны уңышлы үтү укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора.