Алабугага эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова килде. Ул полилингваль мәктәп төзелеше барышы белән танышты, шулай ук эшлекле киңәшмәдә катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, мәктәп төзелеше барышы турында сөйләгәндә, якын арада бинада тәрәзәләр, тышкы витражлар урнаштырылачагын билгеләп үтте, - бу бүгенге көндә беренче чираттагы бурыч булып тора.