Казанның өч укучысы – Никита Колесников, Владислав Храмов һәм Данил Сибгатуллин - математика буенча GS Group халыкара конкурсында җиңүче булдылар. Калининград өлкәсенең Гусев шәһәрендә узган конкурсның финалында Россия, Үзбәкстан һәм Украинадан 40 укучы көч сынашты.
30 гыйнвардан «Ел тәрбиячесе» балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык республика конкурсы старт ала. Зона турында конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар - республиканың 105 педагогы катнаша.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дүртенче ел рәттән «Дустанә сыйныф серләре» ата-аналар комитетларының республика бәйгесен үткәрә. Конкурсның максаты - мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының мәктәп укучыларын тәрбияләүдә үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру.
Россиядә 2020 елда хәтер һәм дан елын үткәрүгә багышланган «Без срока давности» мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы тәмамланды.
КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә «Бәллүр әфлисун» PR-проектлар конкурсының төбәк этабы узачак. Быел конкурска студентлар эшләрен кабул итү 15-нче февральдә башлана. Җиңү өчен Татарстан югары уку йортлары студентлары көрәшә ала.
“Җиңү диктанты” Бөтенроссия тарихи акциясе 24 апрельдә узачак.
Рус телен чит тел буларак өйрәнү өчен "Talk2Russia" яки "Россия белән сөйлә" дип аталган бушлай мобиль кушымта булдырылды. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе оештырды.
2019 елда математика буенча БДИ нәтиҗәләре математика белемен үстерү концепциясе нигезендә гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтте.
Белем алучыларга мәгълүмат бирү максатларында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2020 елның 17 гыйнварыннан 24 гыйнварына кадәр үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләрен хәбәр итә.
Татарстан һәм тулаем илнең фәнни комплексы үсеше траекториясе якын киләчәктә «Фән» милли проекты, аның максатлары һәм бурычлары, өстенлекләре һәм гамәлгә ашыру динамикасы белән сизелерлек дәрәҗәдә тәэмин ителәчәк.