ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Әхмәтһади һәм Садри Максуди - татар дөньясы иҗтимагый-сәяси тормышында күренекле шәхесләр. Абыйлы-энеле Максудилар Биектау районында Ташсу авылында туып үсә. Суыксу авылында татар тарихында күренекле эз калдырган Максудиларга багышланган фәнни-гамәли конференция уздырылды.


1
февраль, 2020 ел
шимбә

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте 9 сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыру өчен гаризаларны 1 мартка (1 мартны кертеп) кадәр тапшырырга кирәклеген искә төшерә.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында Татарстан Республикасының өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының  «2019 елда Татарстан Республикасында педагогик һәм идарәче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар» республика киңәшмәсе узды. Чара ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хәдиуллин, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов  катнашында узды.

Киләсе уку елында Татарстанда кече сыйныфта белем алучы 208 мең укучы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Хәзер бюджетны исәплиләр. 


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстан  иң югары бал җыйган җиңүчеләр булган регионнар өчлегенә керде. 8-13 апрельдә Мәскәүдә узачак олимпиада финалына чыгу өчен Иннополис Университеты мәйданчыгында республика мәктәпләренең  5-11 нче сыйныфларыннан 177 укучы көч сынашты.

27-29 гыйнварда Татарстанда бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Әлеге олимпиадада республиканың 35 районыннан, Казаннан, Яр Чаллыдан 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

Спас районында 29-30 гыйнварда «Ел укытучысы - 2020» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.

Аксубай районының «Кояшкай» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2020» республика һөнәри конкурсының зона этабы узды.

30 гыйнварда Татарстанда «Медицина десанты» республика акциясе старт алды. Акциядә  Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан медицина көллияте студентлары катнаша. 

27-29 гыйнварда “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында татар телле мәктәпләрдә укучылар өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International