ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

29 гыйнварда идарә һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше актуаль мәсьәләләре буенча  Татарстан муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә узды.

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлекчәсе активистлары «Блокадный Ленинград» Бөтенроссия тарихи квестында катнашты.

28 гыйнварда Республика мәктәптән тыш эш үзәге базасында «Инициатива 2020»  Балалар иҗтимагый оешмалары һәм мәгариф оешмаларының укыту үзидарәләре  фестивален әзерләгәндә һәм оештырганда оештыру-методик мәсьәләләре» темасына семинар узды.

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан Минзәлә туган якны өйрәнү музее Бөек Ватан сугышы ветераны, блокадада булучы Алексей Афанасьевич Назаров белән очрашу оештырды.

27-28 гыйнварда Лениногорскида «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының «Ел укытучысы», «Педагогик дебют» номинацияләре буенча зона этабы узды.

Казан технология һәм дизайн көллиятендә Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасы тулысынча өзелү уңаеннан тантаналы чара узды.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бу мөһим документ ничек үзгәрәчәк? Беренчедән, "Рәсем сәнгате", "Музыка" һәм "Физик культура" кебек предметлар өчен мәктәпләр билге урынына "зачтено" дип куя алачак. Икенчедән, өйдә уку формасына күчкән  балалар өчен бәя бирү тәртибе төгәлләштерелде. Аттестат биргәндә иң элек аларның дәүләт имтиханнарында алган билгеләре исәпкә алыначак – ТДИ һәм БДИ.

Югары Ослан районында “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабы узды. “Кояшкай” балалар бакчасында узган чарада мәктәпкәчә тәрбия бирүче җиде укытучы катнашты.

2020 елның 12-22 гыйнварында  «Онегин укулары» Х фәнни-гамәли конференциясенең читтән торып үткәрелүче туры узды. Конференциядә Татарстан Республикасы һәм Марий Эл Республикасы мәктәпләре һәм һөнәри белем бирү оешмаларыннан 150дән артык эш тәкъдим ителде.

22-25 гыйнварда Казанда 4-8 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International