ТР Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары 2019 елда балалары БДИ тапшырган ата-аналар өчен белешмәлекләр әзерләделәр. Әлеге җаваплы чорга әзерләнүдә туклану да, көн режимы да, психологик әзерлек тә мөһим.
Казан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча рейтингта өченче урынны алды. Татарстан башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып ките - бу хакта Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов сөйләде.
Мастер-классларны Россия, Германия, Испания, Төркия, Латвия, Кытай һәм башка илләрдән экспертлар алып барачак. Быел 5 – 7нче августта КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивале узачак. Форумның төп темасы — “Үзгәрешләр мәктәбе".
Казанда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү өчен 131 пункт ачылачак, шул исәптән 51 пункт - сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен өйдә. Бу хакта Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләде.
"Казан" халыкара аэропортында «Һава транспортында сервис» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалын ачу тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәләтле балалар өчен интернат тибындагы махсус оешмаларга ярдәм итү” грантын алуга конкурс сайлап алуы игълан итә. (17.05.2019 № под-813/19 приказы)
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Татарстан педагогик хезмәткәрләренең «Мин ФДББСны гамәлгә ашырам " дигән VIII форумы узды.
Казанда «Дәрескә-бергә» федераль социаль проекты кысаларында узучы "Иң яхшы инклюзив тәҗрибәләр фестивале” финалы узды. Проектның инициаторлары - Ingka Centres Россиядәге компаниясе, " Перспектива” инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре); проектны Казанда оештыручы - «Шәһәр мәгариф үзәге»хосусый белем бирү учреждениесе. Казан фестивале Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр республика үзәге, " ТИСБИ” Идарә университеты ярдәме белән оештырылды.
Балалар иҗтимагый берләшмәләре көнен бәйрәм итү кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлеге 18нче май көнне хәрәкәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәктәпләр исемлегенә гомуми белем бирү оешмаларының тантаналы рәвештә керүен оештырды. Чара Түбән Кама муниципаль районының И. Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.
15-17нче май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының " Президент спорт уеннары” Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узды.
Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Теләче, Ютазы муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәреннән 13 команда катнашты. Ярышларда катнашучыларның гомуми саны - 260 кеше.