Мастер-классларны Россия, Германия, Испания, Төркия, Латвия, Кытай һәм башка илләрдән экспертлар алып барачак. Быел 5 – 7нче августта КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивале узачак. Форумның төп темасы — “Үзгәрешләр мәктәбе".
Фестивальдә катнашучылар дискуссия мәйданчыкларында һәм мастер-классларда белем бирү полилингваль киңлеген булдыру, мәктәптә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, сәләтле балаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү проблемаларын хәл итү турында фикер алышачаклар.