ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17нче майда балаларга ярдәм итү фонды инициативасы белән Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган «Ышаныч балансы» бөтенроссия акциясе узачак (8800-2000-122). Аның кысаларында Россия төбәкләре белән телекүпер оештырылачак, анда ата-аналар һәм балалар арасында ышанычны саклау темасына фикер алышачаклар. Трансляция балалар ышаныч телефоны сайтында https://telefon-doveria.ru/ һәм “Россия сегодня "  сайтында узачак.

Анда Татарстан Республикасы делегациясе составында КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының сервис һәм туризм кафедрасының 3 курс студентлары Юлия Захарова һәм Диана Шмагина катнаша. Юлия һәм Диана авторлык видеоэкскурсия конкурсларында һәм Идел буе федераль округы төбәкләре буенча иң яхшы төбәкара туристлык маршрутларын эшләүдә үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы командасы «Нейролабиринт» Бөтенроссия ачык фестивалендә 2нче урынны алды. Бөтен Россиядән 50дән артык команда Мәскәүдә узган фестивальдә катнашты.

Яр Чаллыда тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурсларының финалы узды. Татарстан Республикасында «Кеше тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Иң яхшы педагог-психолог» номинацияләрендә иң яхшы педагоглар булу өчен Чаллының тугыз педагогы көрәште.

27нче майдан 1нче июльгә кадәр узачак төп чорда якынча 750 мең чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда катнашачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов РФ Хөкүмәтендә Бердәм дәүләт имтиханы һәм балалар ялына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Татарстанда 2020 – 2021 елларда балалар бакчаларында 9 мең өстәмә урын булдырылачак. 2018 елдан 2021 елга кадәр республикада барлыгы 15 меңнән артык өстәмә мәктәпкәчә урыннар барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында илкүләм проектлар кысаларында гаиләләргә ярдәм итү буенча иҗтимагый тыңлауларда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов сөйләде.

2019 елның 22 – 27нче августында Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар май ахырында сатуга чыгачак. Аларның бәясе 300 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген традицион брифингта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе»  генераль директоры урынбасары, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернатында тәрбияләнүче 15 бала өчен «Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри җайлаштыру» проекты кысаларында дәрес үткәрделәр.

Казанда бу көннәрдә Казан дәүләт аграр университеты базасында уза торган АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ачу тантанасы узды. Конкурс авыл мәктәпләре укучылары арасында 5 – 11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Ике көн дәвамында балаларга командалы ситуацион бурычлар тәкъдим ителәчәк, һәм алар агрокоптерларны, роботларны һәм метеоҗайланмаларны мөстәкыйль рәвештә җыя алачаклар.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

13нче майда Казанның 188 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында Татарстанда беренче тапкыр инглиз теле дәресе узды, анда укытучы ассистенты антропоморф робот Robotis DarWin OP2 чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International