Яр Чаллыда тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурсларының финалы узды. Татарстан Республикасында «Кеше тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Иң яхшы педагог-психолог» номинацияләрендә иң яхшы педагоглар булу өчен Чаллының тугыз педагогы көрәште.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 76нчы номерлы гимназиянең сыйныф җитәкчесе Кристина Коробейникова һәм 34нче номерлы мәктәп педагог-психологы Ирина Демидова 1нче урынны алдылар. Икенче урында - шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның өстәмә белем бирү педагогы Дарья Егупова.
Алты педагог конкурсның лауреатлары булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның декабрендә Чаллы педагоглары тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында Татарстан Республикасы данын яклаячак.