ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2019 ел
җомга

3 – 10нчы июньдә Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019 " Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы узачак. Әлеге масштаблы чара Татарстан башкаласында 500дән артык катнашучыны җыячак: яшь инспекторларны, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен һәм бөтен илдән педагогларны. Конкурс кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм педагоглар Россиядә балалар юл-транспорт һәлакәтен профилактикалауга һәм ЮИД хәрәкәтен үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашачаклар.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Без бергә” Республика балалар халык иҗаты фестивале зур гала-концерт һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе белән тәмамланачак. 2019 елның 17нче маенда 14.00 сәгатьтә шәһәрнең В. И. Ленин исемендәге  мәдәният сараенда гомуми белем бирү оешмаларының “Без бергә" республика балалар халык иҗаты фестиваленең финал гала-концерты була.

Казанда «Сәламәт мәктәп» фестивале тәмамланды. Ул апрель дәвамында узды һәм шәһәрнең 21 мәгариф учреждениесен берләштерде. Фестиваль призерларына һәм җиңүчеләренә бүләкләр Яңа Савин районының 179нчы гимназиясе залында Казан мэры тарафыннан тапшырылды.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү педагогик хезмәткәрләре арасында сораштыру үткәрә. Сораштыруның максаты - мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең укытучыларга зур бюрократик нагрузка проблемасы турында фикерләрен белү.

17нче майда балаларга ярдәм итү фонды инициативасы белән Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган «Ышаныч балансы» бөтенроссия акциясе узачак (8800-2000-122). Аның кысаларында Россия төбәкләре белән телекүпер оештырылачак, анда ата-аналар һәм балалар арасында ышанычны саклау темасына фикер алышачаклар. Трансляция балалар ышаныч телефоны сайтында https://telefon-doveria.ru/ һәм “Россия сегодня "  сайтында узачак.

Анда Татарстан Республикасы делегациясе составында КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының сервис һәм туризм кафедрасының 3 курс студентлары Юлия Захарова һәм Диана Шмагина катнаша. Юлия һәм Диана авторлык видеоэкскурсия конкурсларында һәм Идел буе федераль округы төбәкләре буенча иң яхшы төбәкара туристлык маршрутларын эшләүдә үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы командасы «Нейролабиринт» Бөтенроссия ачык фестивалендә 2нче урынны алды. Бөтен Россиядән 50дән артык команда Мәскәүдә узган фестивальдә катнашты.

Яр Чаллыда тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурсларының финалы узды. Татарстан Республикасында «Кеше тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Иң яхшы педагог-психолог» номинацияләрендә иң яхшы педагоглар булу өчен Чаллының тугыз педагогы көрәште.

27нче майдан 1нче июльгә кадәр узачак төп чорда якынча 750 мең чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда катнашачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов РФ Хөкүмәтендә Бердәм дәүләт имтиханы һәм балалар ялына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Татарстанда 2020 – 2021 елларда балалар бакчаларында 9 мең өстәмә урын булдырылачак. 2018 елдан 2021 елга кадәр республикада барлыгы 15 меңнән артык өстәмә мәктәпкәчә урыннар барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында илкүләм проектлар кысаларында гаиләләргә ярдәм итү буенча иҗтимагый тыңлауларда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International