Татарстанда югары бюрократик нагрузка проблемасы буенча педагоглар арасында онлайн-сораштыру старт алды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү педагогик хезмәткәрләре арасында сораштыру үткәрә. Сораштыруның максаты - мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең укытучыларга зур бюрократик нагрузка проблемасы турында фикерләрен белү.

"Җыелган мәгълүмат гомумиләштереләчәк һәм тиешле төзәтмәләр кертү һәм кирәкле закон актларын вакытында әзерләү максатларында күрсәтелгән закон проектын эшләүчеләргә җибәреләчәк».

Бөтенроссия сораштырулары сайтта онлайн-тавыш бирү рәвешендә 2019 елның 31нче маена кадәр үткәрелә: http://vmeste-rf.tv/channel/vote_project/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International