Казанда “Без бергә" республика балалар халык иҗаты фестивале узачак

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

"Без бергә” Республика балалар халык иҗаты фестивале зур гала-концерт һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе белән тәмамланачак. 2019 елның 17нче маенда 14.00 сәгатьтә шәһәрнең В. И. Ленин исемендәге  мәдәният сараенда гомуми белем бирү оешмаларының “Без бергә" республика балалар халык иҗаты фестиваленең финал гала-концерты була.

Берничә номинациядә бүләкләү планлаштырыла: халык вокаль ансамбле, хореография, инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку, мода театры, театр иҗаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International