“Сәламәт мәктәп” фестиваленең гран-приын Казан шәһәре Идел буе районының 6нчы номерлы гимназиясе яулады

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Казанда «Сәламәт мәктәп» фестивале тәмамланды. Ул апрель дәвамында узды һәм шәһәрнең 21 мәгариф учреждениесен берләштерде. Фестиваль призерларына һәм җиңүчеләренә бүләкләр Яңа Савин районының 179нчы гимназиясе залында Казан мэры тарафыннан тапшырылды.

"Бердәм Россия” партиясенең  “Сәламәт мәктәп”  проекты өченче ел рәттән Казанда уңышлы тормышка ашырыла. Ул рәсми рәвештә Россиядә иң яхшыларның берсе дип танылды. «Бердәм Россия» партиясе контроле астында мәктәп укучыларының сәламәтлеген ныгыту һәм саклау өчен профилактик юнәлешләрнең үсеше тора. Проект кысаларында табиблар, медицина учреждениеләре белгечләре интерактив дәресләр үткәрәләр, аларда сәламәт яшәү рәвеше принциплары, төрле авыруларны профилактикалау, тәмәке, наркотиклар һәм алкогольнең зыяны турында сөйлиләр. Ике ел дәвамында алар 21 мәктәптә булдылар һәм 12 мең баланы колачладылар. Төп максат -шәһәрнең барлык мәктәпләрен колачлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International