17нче майда балаларга ярдәм итү фонды инициативасы белән Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган «Ышаныч балансы» бөтенроссия акциясе узачак (8800-2000-122). Аның кысаларында Россия төбәкләре белән телекүпер оештырылачак, анда ата-аналар һәм балалар арасында ышанычны саклау темасына фикер алышачаклар. Трансляция балалар ышаныч телефоны сайтында https://telefon-doveria.ru/ һәм “Россия сегодня " сайтында узачак.
Туры эфирда Россиянең теләсә кайсы почмагыннан яшүсмер яки ата-ана аны борчыган сорау бирә ала. Аларга психологлар һәм танылган кунаклар җавап бирәчәк: җырчы Виктория Дайнеко, театр һәм кино актеры, Россиянең атказанган артисты, «Воронина» сериалы йолдызы Станислав Дужников, җырчы һәм блогер Люся Чеботина, Black Star музыкаль лейбл артисты Миша Марвин. Акциянең алып баручысы - театр һәм кино актеры Данил Дунаев.