Татарстанда дүрт ел эчендә балалар бакчаларында 15 меңнән артык өстәмә урын булдырылачак

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2020 – 2021 елларда балалар бакчаларында 9 мең өстәмә урын булдырылачак. 2018 елдан 2021 елга кадәр республикада барлыгы 15 меңнән артык өстәмә мәктәпкәчә урыннар барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында илкүләм проектлар кысаларында гаиләләргә ярдәм итү буенча иҗтимагый тыңлауларда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов сөйләде.

"Проект кысаларында 2020 - 2021 елларда өч яшькә кадәр балалар өчен өстәмә урыннар булдыру каралган. Бу елларда әлеге чараларны гамәлгә ашыруга 8 млрд сумнан артык акча тотылачак, шул исәптән федераль бюджеттан – 2,7 млрд сумнан артык. Нәтиҗәдә, 9 мең өстәмә мәктәпкәчә урыннар булдырылачак, шул исәптән 1,5 яшьтән өч яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең урын», – диде докладчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International