Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернатында тәрбияләнүче 15 бала өчен «Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри җайлаштыру» проекты кысаларында дәрес үткәрделәр.
7-10нчы сыйныф укучылары өчен архив буенча экскурсия үткәрелде. Укучылар гражданнарны кабул итү залын, эш кабинетларын, уку залын, архив саклагычны карадылар, дәүләт архивының аудиовизуаль фонды белән дә таныштылар. Укучылар эшләрне эшкәртү процессында катнаша алдылар.