Казанда бу көннәрдә Казан дәүләт аграр университеты базасында уза торган АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ачу тантанасы узды. Конкурс авыл мәктәпләре укучылары арасында 5 – 11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Ике көн дәвамында балаларга командалы ситуацион бурычлар тәкъдим ителәчәк, һәм алар агрокоптерларны, роботларны һәм метеоҗайланмаларны мөстәкыйль рәвештә җыя алачаклар.
Читтән торып һәм турыдан-туры төбәк этапларын үткәрү өчен Россия буенча 9 мәйданчыкның берсе итеп Казан дәүләт аграр университеты сайланды. Читтән торып уздырылган этапта 3000 дән артык гариза бирелгән иде, шуларның 200е турыдан-туры этапка үтте. Конкурсның максаты - авыл җирлегеннән укучыларны милли технологик инициативаның (НТИ) технологик өстенлекле юнәлешләре буенча эшкә җәлеп итү, шул исәптән авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр куллану, АПКны роботлаштыру бурычлары, авыл хуҗалыгында пилотсыз очкычлар куллану.