2019 елның 22 – 27нче августында Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар май ахырында сатуга чыгачак. Аларның бәясе 300 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген традицион брифингта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
Брифинг «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданында күчмә форматта узды һәм Казанда WorldSkills International һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыруга багышланган иде.
"Ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар якынча 30нчы майда сатуга чыгачак. Аларның бәясе 300 сумнан 1,5 мең сумга кадәр үзгәреп торачак. Билетларны рәсми сайтта сатып алырга мөмкин булачак worldskills2019.com», – дип сөйләде спикер.
Аның сүзләренә караганда, ярышларга билетлар бушлай булачак, әмма сайтка теркәлү кирәк.