Казанда БДИ тапшыру өчен 51 пункт ачылачак

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Казанда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү өчен 131 пункт ачылачак, шул исәптән 51 пункт - сәламәтлеге чикләнгән  балалар өчен өйдә. Бу хакта Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләде.

«Дәүләт йомгаклау аттестациясендә барлыгы 17 меңгә якын укучы катнашачак. 131 пункт әзерләнгән, шул исәптән 51 пункт мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә. Барлык пунктлар да мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаменты тарафыннан оештырылган әзерлек буенча тикшерү узды», - диде спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International