Казан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә керде

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Казан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча рейтингта өченче урынны алды. Татарстан башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып ките - бу хакта Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов сөйләде.

"Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Казан, гадәттәгечә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, лидерлар өчлегенә керде. Республикада барлыгы 148 җиңүче һәм призер бар, шуларның 85е — Казан укучылары, бу 57% ны тәшкил итә», — дип шәрехләде спикер.

Олимпиаданың төбәк этабында 1843 укучы катнашты. Шуларның 979ы, ягъни һәр икенчесе җиңүче яки призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International