Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү методологиясе һәм критерийлары проектын фикер алышу өчен бастырып чыгарды.
Президент Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Кремль сайтында бастырылган документ нигезендә, Президент премияләре ел саен булачак.
2019 елның 21нче мартында Лаеш районының Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Бергә эшлик!” хәрәкәте тарафыннан “Сәламәт киләчәк " партия проекты кысаларында үткәрелә торган “Сәламәт туклану – актив озын гомерлелек” Бөтенроссия акциясе старт алды.
17 – 21нче март көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенең Городец районы Зур Суходол авылында Идел буе федераль округы гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының финалы узды. Татарстан Республикасыннан ярышларда Казан шәһәренең 5 нче лицее яшүсмерләре һәм Яр Чаллы шәһәренең 10 нчы мәктәбе кызлар командасы катнашты.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм педагогик үлчәүләр федераль институты тарафыннан 2019 елгы бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча консультацияләр сериясен физика буенча видеоролик дәвам итә.
2018 елдан башлап Н. Ә.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды грантын алган «Өйрәнчектән остага» проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында мәктәп предприятиеләргә экскурсияләр оештыра, эшче белгечлекләр белән таныштыра, яшүсмерләрнең һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү өчен тышкы белгечләрне җәлеп итә.
19нчы мартта француз теле һәм астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасы узды. Алар Самара өлкәсендә һәм Мәскәүдә уза.
22нче мартта «ВКонтакте» социаль челтәрендә Россия Мәгариф министрлыгының бердәм дәүләт имтиханы буенча онлайн-консультацияләр сериясе кысаларында җәмгыять белеме буенча БДИга әзерлек буенча онлайн-лекция узачак.
2019 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләре РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең уртак боерыклары белән расланды һәм РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде.
"Сириус. Курслар” - өстәмә белем бирү онлайн-мәктәбе.