ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең бердәм расписаниесе нигезендә 2019 елның 20 нче мартыннан 10нчы апреленә кадәр узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү укучылары һәм агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы уздырыла.

24 – 28нче март көннәрендә Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән республика буенча 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган 200 укучыны җыячак “Талантларны ачу” профиль мәктәбе узачак.

16нчы мартта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведев студентлар отрядлары хәрәкәтенең 60 еллыгына һәм «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының 15 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты төзү буенча боерыкка кул куйды.

Мәскәүдә Moscow Major мәктәп укучылары өчен интеллектуаль уеннар фестивале узды. Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның “Маттерхорн” командасы “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” ярышларының кече зачетында 1нче урынны яулады.

Россиядә мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этаплары башланды. 17нче марттан 27нче апрельгә кадәр илнең 14 төбәгендә 24 гомуми белем бирү фәне буенча олимпиада узачак.

КНИТУ-КХТИда «Фән уч төбендә" балалар университеты эшли башлады, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

2019 елда бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) вакытыннан алда үткәрү чорында катнашу өчен 35 меңнән артык кеше гариза тапшырган. БДИ-2019 вакытыннан алда 20нче марттан 10нчы апрельгә кадәр узачак.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

17нче мартта Уфада химия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы ачылды. Бу масштаблы интеллектуаль ярышларның берсе, анда ел саен 1 миллионнан артык укучы, шулай ук педагоглар, фәнни хезмәткәрләр, төрле дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша. Олимпиаданы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештыра. Быел олимпиаданы Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Башкорт дәүләт университеты кабул итә.

Байлар Сабасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары Спартакиадасының 2018-2019нчы  уку елы чаңгы узышлары финалы узды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2018 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Парламентарийларга әлеге мәсьәләләрне анализлаучы Министрлар Кабинеты доклады тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International