ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм үрнәк төп белем бирү программаларын яңартырга кушты.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында инглиз теле буенча республика олимпиадасы Казан радиомеханика көллияте базасында узды.


1
март, 2019 ел
җомга

17 – 23нче февраль көннәрендә Киров шәһәрендә яшь математикларның 53нче Урал турниры үтте. Анда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Яр Чаллы, Киров, Ижевск, Курган, Түбән Тагил, Новосибирск, Пермь, Омск, Екатеринбург, Барнаул, Тверь, Жуковский, Төмән, Снежинск, Петропавловск-Камчатский, Ульяновск, Уфа, Якутск, Ярославль кебек 20дән артык шәһәреннән 92 команда катнашты.

28 нче февральдә Казан радиомеханика көллияте базасында инглиз теле буенча республика олимпиадасы узды.

Яр Чаллы шәһәр судында укучыларга Юрист көненә багышланган республика иншалар конкурсының махсус призлары тапшырылды.

2019 елның 28нче февраленнән 1нче мартына кадәр Казанда мәгариф өлкәсендә идарә итүче Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, мәгариф системасының танылган Россия һәм чит ил эшлеклеләре, шулай ук заманча белем бирү технологияләре белән кызыксынган барлык кешеләр катнашында «Россия мәгарифе» - EDU Russia халыкара форумы узачак.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

28 февральдә-1 мартта ХКҮ «Казан-Экспо» халыкара күзгәрмәсе үзәгендә EDU Russia «Россия Мәгарифе»  халыкара форумы узачак, аның барышында мәгариф системасы турында фикер алышачу булачак.

Иннополиста программалаштыру буенча мәктәп укучылары өчен ачык олимпиадасының финал этабы узды.

Мамадыш интернат-мәктәбенә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең мобиль педагогик отрядлар үзәгенең "Спорт экспресс" ы мөһим миссия белән килде. 

«Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе оештыру комитетының яңа составы 20 февральдә РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International